Бакча участогында башта сезонлы файдалану, ягъни торак булмаган йорт төзелгән, соңыннан яңадан җиһазландырылган, ел әйләнәсе яшәү мөмкин булган хәлләр даими очрый. Әмма узган елның гыйнварыннан гамәлдә булган бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы закон ярдәмендә бакча йортын торак йорт дип тану мөмкинлеге каралган, дип хәбәр итәләр Татарстан Росреестрында.
Шулай итеп, моның өчен хәзерге вакытта йорт милекчесенә түбәндәге документларны тапшырып, җирле үзидарә органына (күчемсез милек объектының урнашу урыны буенча башкарма комитет) мөрәҗәгать итәргә кирәк:
- бакча йортына яки торак йортка хокук билгели торган документ яки күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан өземтә алган гариза (тапшыру мәҗбүри түгел);
- бакча йортының ышанычлылык һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килүен раслый торган объектның техник торышын тикшерү буенча бәяләмә;
- бакча йорты торак йорт дип танылган очракта, йортның "биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында Техник регламент" Федераль законның 5 статьясындагы 2 өлешендә, 7 , 8 һәм 10 статьяларында билгеләнгән ышанычлылык һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килүен раслый торган объектның техник торышын тикшерү буенча бәяләмә кирәк. Әлеге бәяләмә инженерлык эзләнүләре өлкәсендә үзен-үзе җайга салучы оешма әгъзалары булган индивидуаль эшкуар яки юридик зат тарафыннан бирелә.
- өченче затларның нотариаль расланган ризалыгы (әгәр күчемсез милек объекты бу затларның хокуклары белән бәйле булса).
Документларның тулы исемлеге белән турыдан-туры Башкарма комитетларның рәсми сайтларында танышырга мөмкин.