Хөрмәтле Зиннәтулла ага! Кайбыч район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне олуг юбилеегыз – 100 яшь тулган көнегез белән кайнар котлыйм. Сез - гасыр яшьтәше, бер гасырлык олы юл узган шәхес. ТАССР яшьтәше дә, яраткан республикабыз оешуына да быел 100 ел тулды бит. Туган ягыбыз үсешенә үзегездән зур өлеш керткәнсез.Үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы да сез. Авылдашларыгыз өчен генә түгел, район халкы, алай гына да түгел, республика, бөтен илебез өчен иң кадерле кешеләрнең берсе. Бу матур, тыныч тормышта яшәвебез белән сезнең кебек сугыш утын кичкән Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында мәңгелек бурычлыбыз. Язмышыгыз халкыбызның үткәне, бүгенгесе белән тыгыз бәйләнгән. Сугыш михнәтен дә, аннан соңгы еллардагы күтәрелеш чорын да үз җилкәгездә татыган хөрмәтле кеше. Канкойгыч сугышта үлемсез батырлыгыгыз алдында баш иябез. Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән батыр ир-егетләребезнең берсе. 1942 елның октябрендә сугышка барырга повестка алып, Курск дугасы мәшхәренә эләгеп, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнашкансыз. Харьков өчен барган көрәштә каты яралангансыз. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгыгыз өчен бирелгән күпсанлы медаль, орденнарыгыз, мөгаен, сезгә авыр елларны искәртеп торадыр. Яраларыгыз вакыт-вакыт сыкрап борчыса да, авыруларга бирешмичә яшәвегезне телим. Без сезнең “Казан каймасы” төзелешендә катнашуыгызны да, 21 яшьлек чагыгызда ук авыл Советы рәисе булуыгызны да, озак еллар буена финанс бүлегендә эшләвегезне дә беләбез. Өлкән яшьтә булуыгызга да карамастан, әле бүген дә яшьләргә патриотик тәрбия бирүче мөхтәрәм зат. Иске Чәчкаб авылы мәчете имамы да булып тордыгыз һәм авыл халкын иманлы итүдә армый-талмый эшләдегез.
Мин сезне драматург Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге легендар Әлмәндәр картка ошатам. Сезнең дә йөзегездән нур чәчә, елмаеп, ипләп кенә сөйләшәсез, кабаланмыйча, җай белән генә эшлисез, мең дә берне беләсез, үзегез бик тә зирәк, акыллы, күңелегез гел изгелектә, кешеләрне яратасыз, шаян да, җитди дә. Хезмәт сөючәнлегегез, бетмәс-төкәнмәс энергиягез һәм Ватаныбызга тугрылыклы булуыгыз белән ихтирамга лаексыз.
Кадерле Зиннәтулла бабай!Туган таңнарыгыз һәрвакыт аяз-нурлы булсын, күзләрегез белән кояш яктысын күреп, кул-аякларыгыз белән җир җылысын тоеп яшәргә язсын. Киләчәктә дә Ходай сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы бирсен.