Быел Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.Киңәшмәнең төп темасы «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе»
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары һ.б. катнашты.
Утырышта Кайбыч районыннан Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты.
Шулай ук «Адымнар-Алабуга» яңа полилингваль комплексында республика муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобусларын тапшыру тантанасы булды. Безнең районга 3 автобус тапшырылды, ә Татарстан мәктәпләренә барлыгы 200 автомобиль биреләчәк.