«ЮНАРМИЯ» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге штабы начальнигы А.И. Бородин Кайбыч районында булды, анда ул Казан обводын төзүчеләрне искә алды.
Шуннан соң А.И. Бородин Казан шәһәре Идел буе –Вахитов районының 17 мәктәбе вәкилләре белән берлектә Олы Подберезье урта мәктәбе отряды белән очрашты. Советлар Союзы Герое А. Е. Кошкин исемендәге мәктәп тарих-туган якны өйрәнү музеен карадылар һәм ТАССР әләмен тапшыруда катнаштылар.