Бүген Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан профсоюз оешмасы тарафыннан территориаль дәрәҗәдә профсоюз белән социаль партнерлыкны гамәлгә ашыруда муниципаль берәмлекләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, муниципаль хезмәткәрләрнең, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен күмәк-шартнамәчел җайга салу процессларын стимуллаштыру максатларында уздырылган «Иң яхшы территориаль-тармак килешүе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге йөкләмәләрне җаваплы үтәгәне өчен Диплом белән Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин һәм дәүләт учреждениеләре профсоюзының ышанычлы вәкиле Айзатуллова Рамилә Галәтдин кызы «Иң яхшы территориаль-тармак килешүе» республика конкурсында 1 нче урынны яулаган , ә Кайбыч муниципаль районы кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.