Кичә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч урта мәктәбенең педагогик составы белән очрашты, анда укучыларның имтихан нәтиҗәләре, яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Җыелышта шулай ук мәгариф бүлеге начальнигы Хәмидуллин Илмас Илдар улы, Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Биккулова Алия Әсхәт кызы катнашты.