2020 елның 8 апреленнән 8 маена кадәр Татарстан Республикасында «Спортлы Татарстан»дигән видеороликлар конкурсы узды. Чара «Балалар спорты»партия проекты эгидасы астында узды. Конкурсның партнерлары: «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Партия тарафдарларының төбәк координация советы һәм «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалының «ШАЯН ТВ»балалар каналы.
«Спортлы Татарстан» конкурсында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 1187 видеоролик, шулай ук «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге»ндә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Кайбыч районы укучылары Полякова Александра (Федоровка мәктәбе) беренче урынны ә Клишев Анатолий (Куланга мәктәбе) «Физкультминутка 12 — 16 яшь» номинациясендә икенче урынны яулады.