Кичә «Гөбенә», «Алтын Нива», «Дубрава» агрофирмаларында терлекчелек буенча «2020 елның 7 ае йомгаклары»район семинар-киңәшмәсе булды. Семинар эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов, ветеринария берләшмәсе башлыгы Илсур Зыядиев, филиаллар идарәчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм ясалма орлыкландыру технологлары катнашты.
Терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, эре мөгезле терлекләрне тоту, ветеринария-санитария чаралары уздыру мәсьәләләре каралды.