Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы итеп Рәис Нигъмәтҗанов билгеләнде

2020 елның 1 августы, шимбә

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы итеп Рәис Нигъмәтҗанов билгеләнде. Аңа кадәр бу вазифада эшләгән Евгений Баймиев лаеклы ялга китте.
Рәис Рәүфович Борындык авылында туып-үскән. 2013 елда Казан дәүләт ветеринария институтын, 2017 елда шунда ук ветеринария врачы белгечлеге буенча аспирантура тәмамлаган. Шул елны Апас районынындагы ветеринария берләшмәсенә ветеринария врач- терапевты булып эшкә урнаша. Бу елның 27 июленнән Кайбычтагы авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы вазифасына күчерелә.Өйләнгән, ике ул үстерәләр. Яшь белгечкә уңышлар насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International