Бүген "Кайбыч район үзәк хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Сафиуллина Гөлнара Илдус кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аны бәйрәм белән Кайбыч районы Башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин котлады:
- Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Сез үз эшегездә профессионал, инициативалы һәм җаваплы җитәкче.Сезгә һөнәри уңышлар, тормышыгызда иминлек, сәламәтлек, шатлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Сезнең өчен иң зур бүләк булып елмаючы һәм сәламәт пациентларыгызның рәхмәтле йөзләре булсын!