Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы: ЕГРН чикләре турында мәгълүматларны кертү вакыты озайтылды

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү срокларын 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында хәбәр итә.

Бу "Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 31 декабрендәге 507-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк гамәлдәге законнар нигезендә, хакимият һәм җирле үзидарә органнары 2020 елның 1 июненә кадәр торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре турында мәгълүмат әзерләргә һәм аларны 2021 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча ЕГРНга кертергә тиеш иде.

"Срокны озайту-торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы мәгълүматларны кертү буенча шактый күләмле эш күләменә нигезләнә торган кирәкле чара", - дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры Анна Корнилова.

ЕГРНда торак пунктларның чикләре булу Төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингында иң мөһим күрсәткечләрнең берсе булып тора. Торак пунктларның чикләре бу җирләрне башка билгеләнештәге җирләрдән аерып тора, бу исә җир кишәрлекләре белән алдашуны булдырмаска һәм аларны тиешенчә файдаланмаска мөмкинлек бирә. Моннан тыш, ЕГРНда торак пунктлар чикләре турында актуаль белешмәләр булу җирле үзидарә органнарына Республиканың территорияләре һәм җир ресурслары белән идарә итү сыйфатын яхшыртырга, шулай ук хокук ияләре арасында җир бәхәсләре санын киметергә ярдәм итә.

Анна Корнилова күчемсез милек реестрын торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләр белән тутыру җирле үзидарә органнары эшенә турыдан-туры бәйле, чөнки нәкъ менә алар, законнар нигезендә, төгәл чикләрне билгеләү эшен башлап җибәрәләр һәм алар турында мәгълүматларны кадастр палатасына юллыйлар. Шулай итеп, федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2024 елга барлык торак пунктларның чикләрен күчемсез милек реестрына кертү эше төгәлләнергә тиеш.

Татарстанда бүгенге көндә ЕГРНга кертелгән торак пунктларның чикләре 21,5% ка (671 берәмлек) җиткән, гомуми саны – 3118. Агымдагы елда 66 торак пункт чикләре кертелде. Нигездә, бу Балтач һәм Лениногорск районнары торак пунктларының чикләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International