Кичә, Социаль хезмәткәр көнендә, хәйрия акциясе кысаларында социаль хезмәткәрләр гаиләләренә планшетлар тапшырылды

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Кичә, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелек кыл» дигән хәйрия акциясе кысаларында, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә тормышка ашырыла торган "Игелек кыл" хәйрия акциясе кысаларында, социаль хезмәткәрләр гаиләләренә планшетлар тапшырылды.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, социаль хезмәткәрләр гаиләләренә планшетлар тапшыру нәкъ менә 8 июньдә, аларның һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтү символик мәгънәгә ия.

Татарстанда 10 меңгә якын белгеч исәпләнә, алар 200 меңнән артык татарстанлыга социаль ярдәм күрсәтә. Республикада барлыгы 1,5 миллион кешегә социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.

«Бу саннар нисбәте социаль хезмәткәрләребез җилкәсенә нинди йөк булуы, бик аз сан белән искиткеч зур һәм мөһим эшләр башкарырга мөмкин булуы турында уйланырга мәҗбүр итә. Социаль хезмәткәрләрнең хезмәте нәтиҗәсендә ялгызлык һәм ярдәмчесезлек кими, елмаюлар һәм ихлас бәхет арта бара", - дип ассызыклады Татьяна Ларионова.

Шулай ук Татьяна Ларионова видеоконференцэлемтә ярдәмендә социаль яклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International