Бүген күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырылды

2020 елның 6 июне, шимбә

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, "Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы" АҖ генераль директоры Хәмзина Елена Илдар кызы инициативасы буенча күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары формалаштырылды.

Бүген Саттаров Марат Мансур улы, "Татарстан Республикасының Техник инвентаризацияәү бюросы" АҖ Шәһәр Яны бүлеге җитәкчесе , Кайбыч районы башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы белән бергә, күп балалы Анисимовлар, Халиковлар һәм Валиевлар гаиләләренә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

Рәмис Хәялиев район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исеменнән азык-төлек җыелмалары әзерләгән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International