Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1799 елның 6 июнендә дөнья әдәбияты тарихында иң күренекле шагыйрьләрнең берсе - Александр Сергеевич Пушкин туа. Аны еш кына рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Яшьтән башлап һәм тирән картлыкка кадәр без Пушкин юлларын укыйбыз, аның осталыгына һәм талантына сокланудан туктамыйбыз. Бөек рус шагыйренең китаплары һәр йортта, һәр мәктәптә, һәр китапханәдә, бөтен дөнья буенча бар.
2011 елда Россия Президенты ел саен 6 июньдә Рус теле көнен бәйрәм итү турындагы Указга кул куйды. Документта әлеге истәлекле дата «Россия Федерациясе халыкларының гомуммилли байлыгы, халыкара аралашу чарасы һәм дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак рус телен саклап калу, ярдәм итү һәм үстерү максатларында»билгеләнгән дип әйтелә.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин