Бүген, 5 июнь көнне, Кайбыч ягы музее «менә шундый җәй!» - балалар рәсемнәре һәм фотографияләр конкурсына йомгак ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча:
"Тылсымлы кистачкалар"- рәсем конкурсында иң күп тавыш җыйдылар: Бәрлебаш авылыннан Рәхмәтуллин Сәйдәш-26 тавыш, Иске Чәчкабтан Галиуллина Әминә-15 тавыш, Кошман авылыннан Әхмәдуллин Нияз-11 тавыш.
«Алар шундый күңелле»- фотографияләр бәйгесендә иң күп тавыш җыйды: Олы Кайбыч авылыннан Наилә Хәяләева-32 тавыш, Бәрлебаштан Зилә Рәхмәтуллина – 28 тавыш, Иске Чәчкабтан Галиуллин Илназ – 27 тавыш.
Котлыйбыз сезне, балалар! Без конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Тагын бер кат котлыйбыз сезне, балалар җәй башлану белән. Сезгә иҗади каникуллар, иң изге һәм шатлыклы көннәр телибез. Яңа конкурсларга кадәр!
.jpg)