Җиденче дистәне түгәрәләп килүче Рифкать абый Ногманов Кошмандагы төп нигезендә яши. Хәер, әнисенең әтисе Мөхәммәтхай бабай нигезе бу. Моннан берничә ел гына туксанны узып бакыйлыкка күчкән Факия апа бердәнбер улын әтисе нигезендә үстергән. Һәр буын нигезне ныгыткан,йортны яңарткан, үзгәрткән. Бары агачтан оста куллар сырлап, бизәкләп ясалган көнкүрештә кулланылган җиһазлар гына үзгәрешсез калган. Элегрәк, барлык ризыклар диярлек мичтә әзерләнгән чакта кулланылган кисәү, мичтән чүлмәк кебекләрне алу өчен ясалган озын саплы табагач, каймактан май ачлау өчен кулланыла торган гөбе, йон җебе эрләү өчен каба, кулдан ясалган орчыклар, җеп язгыч тәгәрмәчле җайланмалар, замана үзгәрешләренә буйсынып, чорманың аулак почмагында урнаштырылган һәм үзләренә чират җиткәнен көткәннәр. Һәм менә аларның сәгате сукты: "Бүләк бирәм" акциясенә кушылып, Рифкать абый бу көнкүреш әйберләрен музейга тапшырды. Әлеге экспонатлар бүгенге һәм киләчәк буын яшьләргә үткәнебез, әби-бабайларыбызның һөнәрчелек өлкәсендәге осталыклары, яшәешләре турында сөйләр, көнкүрешләрен җанландырып күзалларга ярдәм итәр.