Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына тәмамлау турында таныклык тапшырылды

2020 елның 5 июне, җомга

4 һәм 5 июньдә арадаш интервал белән, COVID - 19 короновирус йогышын профилактикалауның барлык чараларын үтәп, Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә 12 чыгарылыш сыйныф укучысына тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырдылар. «Халык уен кораллары (баян)» бүлеген тәмамлаучылар: Галиев Эмиль, Зыятдинова Әдилә, Әскәров Ранис, Рәхмәтуллин Ислам; «Фортепиано» бүлеген тәмамлаучылар: Гыйрфанова Азиза, Кәлимуллина Нәргизә, Адиятуллина Мәрьям, Губаева Альбина, Макарова Арина, Таҗетдинова Кадрия; «Вокал» бүлекчәсе: Җәләлетдинова Азалия һәм Бикмуллина Энҗе.

Тантаналы чарага Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Макаров Алексей Николаевич, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Биккулова Алия Әсхәт кызы, Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Бәдертдинова Дания Әкрәметдин кызы, район Башкарма комитеты җитәкчесенең коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы килделәр. Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Аблязова Рамилә Рузалитовна да килгән иде. Мәктәп директоры Мотыйгуллина Алия Рәүф кызы чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады, алга таба да иҗади очышта уңышлар теләде, мәктәп тормышында актив катнашканнары өчен дипломнар һәм мәктәп исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Барлык ата-аналарга да тыгыз хезмәттәшлек һәм тәрбия-белем бирү процессында ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, үз чиратларында, укытучыларга һәм мәктәп администрациясенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.

Һәр чыгарылыш сыйныф укучысы үзенең осталыгын һәм күнекмәләрен күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International