Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кичә Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды, анда быел «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча «үсеш ноктасы» мәгариф үзәге төзеләчәк. Үзәк базасында «Технология», «Информатика», «ОБЖ» фәннәр буенча белем бирү программаларын, шулай ук өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру планлаштырыла. «Үсеш ноктасы» үзәкләре укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
.jpg)
.jpg)
.jpg)