Республиканың автолавкалар паркы яңа автокибетләр белән тулыланды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Машиналар «30/70» республика программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканың ерак торак пунктларында, шулай ук кибетләре булмаган авылларда сәүдә итүне оештыру өчен бүлеп бирелде.

Татарстанда ерак торак пунктларга хезмәт күрсәтүче автолавкалар саны елдан-ел арта. Бүген системада барлык 106 автолавка эшли, алар 1315 торак пунктны кирәкле товарлар белән тәэмин итә. Быел үз-үзеңне изоляцияләү шартларында аларның роле аеруча артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International