Кайбыч муниципаль районының «Әкият» халык курчак театры, Екатеринбургта узган «КИТ» Халыкара конкурсының «курчак театры» номинациясендә катнашты. Коллектив «Өч кыз» татар халык әкиятен тәкъдим итте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «әкият» халык курчак театры «КИТ»халыкара конкурсының 3 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Шулай ук курчак театры «милли гореф-гадәтләргә хөрмәт» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
