Бүлекчә начальнигы Рушан Хуҗин эшчәнлекләренең һәр төренә аерым тукталды. Җыелышта катнашкан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе начальнигы Павел Серов полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенә уңай бәя бирде, кимчелекләргә тукталды.
– “Кайбыч” полиция бүлекчәсе район суды, прокуратура белән тыгыз элемтәдә эшли, район башлыгы да сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәген белдерде. Шәхси состав тупланган, техникагыз җитәрлек. Шулай булгач, сезнең начар эшләргә бернинди дә сәбәпләрегез юк. Оператив хәл тотрыклы булып калсын өчен халык белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк, – диде ул.
Альберт Рәхмәтуллин полиция хезмәткәрләренең халкыбыз иминлеген тәэмин итүдәге хезмәтен бәяләде, полициянең участок уполномоченныйларына ике йорт төзеләчәген белдерде. Җыелышны “Апас” районара эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Хәбибуллин алып барды. Анда район судьясы Гүзәл Хәялиева, район прокуроры Илнур Гаянов, эчке эшләр ветераны Ленар Закиров катнашты һәм чыгыш ясады.