Күз врачы – мәктәпләрдә

2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Район үзәк сырхауханәсендә озак еллар күз врачы юк иде. Узган ел биредә офтальмолог булып Айсылу Нигъмәтуллина эшли башлагач, үзебезнең җирлектә дә күз авыруларын уңышлы дәвалый башладылар.

 

Яшь белгеч мәктәп укучылары арасында күз авыруларын ачыклау, балаларда күзәтелә торган күз авыруларын профилактикалау максатында мәктәпләрдә дә тикшерүләр уздыра. Аерым алганда ул Борындык, Кошман, Кече Мәме, Мәлки, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье, Федоровское, Олы Кайбыч мәктәп­лә­рендә белем алучы 806 укучының күзен тикшергән. Нәтиҗәдә, 219 укучыда төрле күз авырулары ачыкланган, аларга дәвалау курсы билгеләнгән.  Хуҗа Хәсән­дә – 51, Иске Тәрбит, Зур Подберезьеда – 41әр, Олы Кайбычта – 27, Федоровскоеда 23 балада авыру табылган, Кече Мәмедә – 4, Борындыкта – 7, Мәлкидә 12 балада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International