Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы!

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар, редакция хезмәткәрләре, журналистика ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бүген журналистлар һәм редакция коллективлары хезмәткәрләренең хезмәте аерым әһәмияткә ия. Кайчагында кешеләрнең язмышлары корреспондентның яки редакторның объективлыгы, намуслылыгы, профессионализмы дәрәҗәсенә бәйле.Безнең районда яшәүче меңләгән кеше массакүләм мәгълүмат чараларына абруйлы киңәшчеләргә һәм әңгәмәдәшләренә мөрәҗәгать итә. Сезнең һөнәр – иң киеренке һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. 

«Кайбыч таңнары» редакциясе хезмәткәрләрен бу бәйрәм белән котлыйм. Сез район тормышындагы актуаль вакыйгаларны үз вакытында яктырту өчен бөтен көчегезне, талантыгызны һәм тәҗрибәгезне биреп, үз бурычыгызны үтисез. Кайбыч районы тормышын оператив яктыртуыгыз, туган районыбызны уңышлы һәм имин итүегез өчен рәхмәт сезгә.

Бетмәс-төкәнмәс илһам, һөнәри осталыкның даими камилләшүен һәм укучылар аудиториясенең игътибарын телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International