Халыкара музейлар көне

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Ел саен 18 майда бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәләр. Музей-ул тулы бер дөнья, шәһәрләрнең эволюциясен, мәдәниятен, бөтен халыкларның тормышын, фәнни һәм техник алгарышны, сәнгать һәм тарихны күзәтеп була торган аерым бер кисәк. Бу гыйбадәтханә җәмгыять үсешенең төрле тарихи этапларында барлыкка килгән матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләре сакланып кала: рәсем сәнгате, интерьер һәм көнкүреш әйберләре, скульптура, тәңкәләр, китаплар тупланмалары.

Бүген, 18 май көнне 19: 00 сәгатьтә Халыкара музейлар көне уңаеннан, Instagram челтәрендә kaibitskiidk бите аша туры эфир оештырылачак. Барлык теләүчеләрне дә җанлы аралашуга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International