Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтеп узганча, барлык терлекчелек фермаларында да эш гадәти режимда дәвам итә. Савымчылар һәр көнне 52 тонна 200 килограмм сөт җитештерә, бер сыердан көнлек савым – 13,2 килограмм. Бу – узган елның шушы чоры дәрәҗәсендә. Ә “Алтын кырлар”, Гөбенә”, Заволжье” җәмгыятьләре язгы кыр эшләренә әзерләнә. Алар 1 гыйнвардан Каратун станциясеннән катлаулы ашлама ташый башладылар.