6 апрель көнне Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы сигналы буенча профилактик исәптә торучы гаиләләр дә уртак рейд оештырылды.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары үз-үзләрен изоляцияләү чорында авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән даими элемтәдә торалар. Телефон элемтәсе аша консультацияләр күрсәтәләр, гаиләдәге хәлләрне тикшереп торалар һәм кирәк булган очракта торак пунктларга чыгалар. Яңа короновирус йогышы таралмасын өчен, ата-аналар белән үз-үзеңне изоляцияләү режимын, кешеләр күп була торган урыннарда булганда куркынычсызлык чараларын, өйгә кайтканда шәхси гигиена нормаларын һәм дезинфекция чараларын үтәү буенча киңәшләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
6 апрельдән барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә дистанцион формада уку башланды. Шуның белән бәйле рәвештә, профилактик исәптә торучы гаиләләр, уку белән тәэмин итү эшчәнлеген контрольдә тотыла.