Кайбыч районында кошчылык фермасы ачылды

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгында эш элеккеге режимда дәвам ителә, ләкин коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча барлык киңәшләрне үтәп.

Мәсәлән, кичә Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында кошчылык фермасын эшләтеп җибәрүдә катнашты һәм фермер Рушан Сайрановка «ТАССРга 100 ел»билгесен кулланырга рөхсәт бирүче сертификат тапшырды.

КФХ Сайранов Рушан Рөстәм улы «яңа эш башлаучы фермер» программасы буенча гранд отты һәм ярымбойлерлар үстерү өчен кошчылык фермасы ачты. Фермага 5000 меңнән артык «Кросконкурент-3» токымлы чебешләр кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International