Россиядә эш көннәре 30 апрельгә кадәр озайтылды

2020 елның 3 апреле, җомга

Россиядә эш көннәре 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта мөрәҗәгать вакытында ил Президенты Владимир Путин белдерде.

«Коронавирус таралу куркынычы саклана. Вирусологлар фикеренчә, дөньяда эпидемиянең иң кызган чагы әле узмаган. Шул исәптән безнең илдә дә. Шуңа бәйле рәвештә, мин ай азагына кадәр, ягъни 30 апрельгә кадәр эш көннәре режимын озайтырга дигән карар кабул иттем. Хезмәткәрләрнең хезмәт хакын саклап калу белән», - диде дәүләт башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, 28 марттан 5 апрельгә кадәр шулай ук эш көне дип игълан ителгән иде. Күп кенә төбәкләрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Илдә өлкән буын кешеләрен җитди янаулардан саклап кала, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, вузларда, башка уку йортларында эпидемия таралуга юл куймый, дип ассызыклады Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International