2020 елның 26 мартында Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгечләре сәүдә челтәрләрендә, шәхси кибетләрдә көндәлек товарлар булу-булмауга рейдлар үткәрде. Бәяләр мониторингы даими режимда башкарыла.
Район халкында макарон, ярмалар, бигрәк тә карабодай, шикәр комы, тозга сорау зур. Сәүдә предприятиеләрендә бу товарларга кытлык күзәтелми.
Сатучыларның сүзләренә караганда, март башында товарларның аерым төркемнәренә ихтыяҗ арткан, шуңа күрә өстәмә продукция белән тәэмин итү оештырылган. Кибет складларында кирәкле барлык азык-төлек запаслары бар, бәяләр артмаган, ташламалар һәм акцияләр даими рәвештә гамәлдә. Кибетләрдә сатып алучыларның ажиотажы күзәтелми. Рейд вакытында сәүдә челтәрләрендә булган барлык кешеләр дә көн саен файдалану өчен генә азык-төлек сатып алдылар.