ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Кайбыч үзәк китапханәсе очрашу киче үткәрде

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

   17 мартта ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Кайбыч үзәк китапханәсе, мәдәният йортының актлар залында, ветераннар-пенсионерлар катнашында " "Еллар чорлар аша онытмыйк.." дигән чара үткәрелде. Чара әңгәмә формасында узды, ветераннар үзләренең хатирәләре, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, шул ук вакытта әле күптән түгел генә яңартылган заманча китапханә белән таныштылар.

   Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Р.Р. Аблязова һәм Кайбыч муниципаль районы җирлекара үзәк китапханәсе МБУ директоры Г. Г. Сабирова ТАССР юбилее уңаеннан рәхмәт сүзләре, теләкләр, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды, анда ветераннардан рәхмәт сүзләре яңгырады.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International