«Татар кызы 2020» район конкурсы булып узды

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

   17 март көнне Кошман авыл җирлеге мәдәният йортында «Татар кызы 2020» район конкурсы булып узды. Әлеге бәйгедә Кайбыч районының төрле мәктәпләреннән 8-11 сыйныфларда укучы тугыз кыз катнашты.

   Конкурс татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен яңадан торгызуга, саклауга һәм үстерүгә, рухи мирасны яшь буын вәкилләренә тапшыруга юнәлдерелгән. Конкурста чын татар кызының иң яхшы сыйфатларын ачарга мөмкинлек бирүче иҗади конкурс биремнәре дә аз түгел иде.

   Катнашучыларның осталыгын, татар телендә аралашу күнекмәләрен, татар йолаларын һәм гореф-гадәтләрен, татар халкының тарихын, мәдәниятен белүләрен компетентлы жюри бәяләде.

   Ярыш нәтиҗәләре буенча «Татар кызы 2020» мактаулы исеменә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Зөһрә Хәмидуллина лаек булды, калган катнашучылар лауреат булып танылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International