Кайбыч районында»1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел"юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Бу медаль аеруча кадерле-ул Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының үлемсез батырлыгы. Бу медаль-яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган, безнең көннәргә кадәр яшәмәгән кешеләр хәтере. Бу медаль-үз Ватанының җиңү өчен барысын да фидакарьлек белән биргән кешеләр өчен.
Кичә Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхматуллин, Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән Бөек батырлыкка һәм фидакарьлеккә тирән хөрмәт күрсәтеп, сугыш ветераннары Хәмидуллин Әманулла Хәмидулла улы һәм Козлов Касыйм Зиннәт улына шушы лаеклы бүләкләр тапшырды.
.jpg)