Безнең районда халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне 24 мартта ике пунктта узачак

2020 елның 17 марты, сишәмбе

   Кайбычта Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегеннән, төрле министрлыклардан, мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре, шулай ук юристлар, адвокатлар, нотариуслар, Пенсия фонды, Росреестр, салым хезмәте, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре катнашачак. Беренче кабул итү район Советының актлар залында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр узачак. Шул ук көнне 13.30 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Федоровски авыл җирлегендә кабул итүгә Кошман, Мөрәле, Федоровски, Колаңгы, Борындык, Кече Мәми, Олы Урысак авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чакырыла. Калган җирлекләрдә яшәүчеләрне Олы Кайбычта көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International