Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхматуллин "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел"юбилей медальләрен тапшырды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

   Сугыш ветераннарының батырлыгына һәм фидакарьлегенә тирән хөрмәт күрсәтеп, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел"юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

   Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулыннан район территориясендә яшәүче 2 Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Җиһаншин Хәсән Җиһанша улы һәм Ершов Александр Константинович юбилей медальләре белән бүләкләнде.

   Район башлыгы батырлык, илебез иминлеге өчен фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде. Шулай ук аларның сәламәтлеге, кирәк-яраклары белән кызыксынды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International