13-15 мартта Арча шәһәрендә авыл районнарының ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона этабы узды. Кайбыч муниципаль районының җыелма командасы өчен чыгыш ясадылар Максим Малюков, Кирилл Иванов, Сергей Крысанов (барысы да Турминскидан), Рафил Хөснетдинов, Илназ Гайнуллин (икесе дә Чүти авылыннан), Сергей Ильин (Олы Кайбыч), Виталий Аверьянов (Олы Подберезье), Динар Гатауллин (Кошман) чыгыш ясады, төркем этабында турнирның булачак җиңүчеләре - Саба муниципаль районы волейболчыларына гына оттырып, нәтиҗәдә, без иң яхшы командалар унлыгына кердек. Без уенчыларны да, барлык волейбол сөючеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз.