Яшь фермерлар үз эшләрен ачу өчен 6 миллион сумга кадәр грант ала алалар

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" милли проекты кысаларында крестьян  хуҗалыкларын һәм шәхси хуҗалыкларын авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү буенча грант бирү өчен конкурс сайлап алуы башлануын игълан итә.

   Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык, товар балыгы җитештерү, шулай ук җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы, азык культуралары җитештерү буенча терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыра алачаклар.

   Мәсәлән, ит һәм сөт терлекчелеге буенча терлекчелек юнәлешендәге проектларга 5 млн. сум, башка юнәлешләргә 3 млн. сум бүлеп бирелә.

   Гаризалар һәм документлар 2019 елның 2 мартыннан 31 мартына кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат. 307. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.

   Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү бүлегендә алырга мөмкин (843) 221-76-88 (8844), (843) 221-76-85.

   Исегезгә төшерәбез, 2019 елда "Агростартап" проекты буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын Татарстанның 36 муниципаль районыннан 103 КФХ алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International