9 декабрьдә билгеләп узылачак Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланган атналык төрле чараларны колачлый. Барлык мәктәпләрдә дә ришвәтчелекнең асылын аңлатучы ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, класс сәгатьләре үткәрелә. “Ришвәтчелеккә – юк!”, “Намуслы булу мода да һәм дәрәҗәле” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, акцияләрдә укучылар актив катнаша, стена газеталары чыгара, китап күргәзмәләре оештыра. Район күләмендә 5-11 класс укучылары арасында плакат һәм буклетларга, шулай ук электив курслар, дәресләргә, класстан тыш чараларга, методик эшләнмәләргә бәйгеләр дә үткәрелә.