Региональ операторларның хатлары нигезендә, 2019 елда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләргә бәя бер кешегә 78,05 сум күләмендә, күпфатирлы йортларда бер кешегә аена 71,95 сум күләмендә бердәм тариф чикләрендә билгеләнде. ⠀ Агымдагы елның гыйнвар аенда региональ операторлардан «Татэнергосбыт» АҖ адресына 1.01.2020 дән каты көнкүреш калдыклары белән эш итү хезмәте буенча түләүләрне Бердәм тариф чикләрендә билгеләнгән түбәндәге бәяләр нигезендә башкарырга кирәклеге турында йөкләмәләр бирелде: ⁃ индивидуаль торак йортлар өчен - аена 93,66 сум; күп фатирлы йортлар өчен - аена 86,34 сум.