11 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылында гомуми белем бирү мәктәпләре арасында хоккей буенча яңа ел турниры булып узды. Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч урта мәктәбенең яшь хоккейчылары җиңүче булды, икенче һәм өченче урыннарда Федоровское һәм Иске Чәчкаб мәктәпләре командалары урнашты. Җиңүчеләргә һәм призерларга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән тиешле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды.