
11 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары арасында шахмат буенча район беренчелеге булып узды.
Нәтиҗәдә, егетләр арасында шәхси зачетта түбәндәгеләр җиңүче һәм призер булды: Кошман төп мәктәбеннән Айзат Әсәдуллин һәм Сәйдәш Сабиров, беренче һәм икенче урыннарны яуладылар, өченче урында - Айназ Саттаров, Айрат Шәрәфиевне отып, алар икесе дә Кошман авылыннан, хәзер Олы Кайбыч урта мәктәбендә белем ала. Кызлар арасында беренче урынны Федоровское урта мәктәбе укучысы Нәзилә Абдрахманова, икенче урында - Бәрлебаш төп мәктәбеннән Рената Нефедова, өченчедә - Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучысы Селина Ежова.
Гомумкоманда зачетында Кошман төп мәктәбе шахматчылары ышанычлы җиңү яулады, икенче һәм өченче урыннарда - Олы Подберезье һәм Олы Кайбыч урта мәктәпләре.