Бүген Мәлки авылының күпфункцияле үзәгендә Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятенең хисап-сайлау җыелышы булды. Анда Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Кайбыч икмәк комбинаты директоры Илшат Гатиятуллин, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Салават Халиков, авыл җирлекләре башлыклары, авыл кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре катнашты.