3 гыйнвар көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәм программасында «әкият» халык курчак театры катнашында спектакль һәм «өч утынчы» мультфильмы күрсәтелде. Балаларга бүләләр белән әкияти урманнан Кыш бабай белән Кар кызы килде. Балалар җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, күңелле әйлән-бәйлән уйнады. Балаларга да, өлкәннәргә дә оештырылган чара бик ошады.