Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның коткаручылар көне белән котлавы

2019 елның 27 декабре, җомга

Хөрмәтле коткаручылар!

Һөнәри бәйрәмегезнең Яңа ел бәйрәме белән бергә билгеләп үтелүе аеруча күңелле һәм истәлекле.Яллар-бәйрәмнәр сирәк эләгә үзегезгә. Шуңа да карамастан, сез алдыгызга куйган бурычны намус һәм зур тырышлык белән үтисез, районыбыз бөтенлеген, кешеләр иминлеген уяу саклыйсыз. Ил-көнгә нинди генә бәла килмәсен, иң беренче чиратта, ярдәм кулын сузасыз, меңләгән кешеләрнең гомерен саклап каласыз. Шул ук вакытта сезгә килеп туган хәлдә дөрес карар кабул итәргә, еш кына үз гомерегезне куркыныч астына да куярга туры килә. Дөньяда һәм илебездә терроризм һәм экстремизм гамәлләре арткан бер заманда потенциаль куркыныч тудыручы объектлар сездән икеләтә уяулык сорый.

Мөхтәрәм коткаручылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәттә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар, һөнәри осталыгыгызның камилләшүен һәм киләсе елның гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч узуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International