Асия Мадаминова тимераякта узышу буенча Казанда узган турнирда 1 урынны яулады

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

     Казанда 23-25 декабрьдә тимераякта узышу буенча «олимпия өметләре»турниры узды. Ярышларда Ульяновск, Чебоксар, Яңа Чабаксар, Муром, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Саратов, Казаннан 200дән артык спортчы катнашты.
     Әлеге ярышларда тренер Фрат Җиһаншин шәкертләре дә үз осталыкларын һәм әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Масстартта Мөрәле мәктәбе укучысы Асия Мадаминова 1 урынны яулады. Без аны котлыйбыз!
     Ярышлар «Хезмәт резервлары» стадионында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International