25 декабрь көнне Кече Кайбыч авылында яшәүче Габделхәеров Роман Рафаил улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Муниципаль район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.