Яңа ел - ул балалар да, өлкәннәр дә ярата торган бәйрәм. Бу әкияти вакытта яңа ел атмосферасына чумасы һәм могҗизага ышанасы килә. Яңа елдан һәркайсыбыз күтәренке кәеф, туганнарыбыз белән җылы очрашу һәм, әлбәттә, бүләкләр көтә. Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез.
Кызганычка каршы, картлар йортларында яшәүче ялгыз кешеләр категориясе бар. Яңа елда нәкъ менә шушы кешеләр туганнары һәм якыннары игътибарыннан читтә кала, мондый хәл булырга тиеш түгел.
Яңа ел алдыннан 24 декабрь көнне социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавеева һәм «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән башка районнарның картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортларда яшәүче 20 авылдашны котладылар. Алар аларга җылы теләкләрен җиткерделәр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.