2019 елның 23 декабрендә хакимиятнең актлар залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы 21 утырышы узды. Утырышта ТР КоАП 3.11 ст.1 ө., РФ КоАП 5.35 ст. 1 ө. буенча административ беркетмәләр каралды, ТР Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт бүлегенең профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар белән эшләү турында хисабы тыңланды. Комиссия рәисе тарафыннан профилактика субъектларына ведомствоара учетта гына түгел, «риск төркеме»ндә торучы балалар белән дә эшне көчәйтү буенча тәкъдимнәр бирелде. ТР Кайбыч муниципаль районының барлык торак пунктларын да колачлап, кышкы каникуллар вакытында ведомствоара рейдлар графигы расланды.