Фрат Җиһаншин шәкертләре Түбән Новгородта тимераякта узышу буенча ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

    Бу ярышларда Мөрәле төп мәктәбенең тренеры Фрат Җиһаншин җитәкчелегендә тимераякта шуучылар да катнашты.
     Мондый дәрәҗәле ярышларда беренче тапкыр чыгыш ясап, безнең тимераякта узучылар 300 катнашучы арасында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм 2020 елның 10-12 гыйнварында Киров шәһәрендә узачак беренчелекнең 2 этабына сайлап алынды.
     Безнең спортчылар башка төбәкләрдән килгән көндәшләреннән 2 елга яшьрәк булсалар да, Татарстан тимераякта шуучылар арасында Асия Мадаминова - 3, Айнур Билалиев-3, Айназ Билалиев 4 урынны алды.
     Алар 500, 1000, 1500, 3000 метр дистанцияләрдә көч сынашты.
     Без спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International