Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Энергетиклар көне белән котлавы

2019 елның 22 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле энергетиклар, әлеге тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.

Югары һөнәри осталыгыгыз, көндәлек җаваплы хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. Сез төп бурычыгызны – кулланучыларны электр белән тоткарлыксыз тәэмин итүне уңышлы үтисез, электр линияләрен яңа технологияләр нигезендә яңарту һәм төзекләндерү юнәлешендә даими эш алып барасыз.

Сәнәгать предприятиеләре, оешма-учреждениеләрнең өзлексез эшләве, йортлардагы уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Яңа елда да бурычларыгызны намус белән үтәрсез, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда оперативлык күрсәтерсез дип ышанабыз.

Үзегез дә, якыннарыгыз да исән-сау булсыннар. Хәвеф-хәтәрләр сезне читләп үтсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International