Бүген 10:00 сәгатьтә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең XIV съезды узачак.
Чарада безнең район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация дә катнашачак.
Съезд кысаларында 8.30 сәгатьтә муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырылачак.